Инсультны кисәтү буенча киңәшләр
Инсульт кичерүчеләрнең 12 проценты бакыйлыкка күчә, тагын 15 проценты үз-үзен карый алмас хәлгә кала.
КДМУның тернәкләндерү һәм спорт медицинасы кафедрасы доценты Гүзәл Старостина инсультны кисәтү буенча киңәшләрен бирде:
- артериаль кан басымы көндәлеген алып барырга;
- атнасына 150 минут уртача хәрәкәт йөкләнешен тәэмин итәргә (яки 75 минут йөгерү, йөзү);
- тоз һәм шикәр күләмен киметергә;
- көненә 400 граммнан да ким булмаган күләмдә яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга;
- рационга көн саен 30 грамм тозлы булмаган чикләвек өстәргә;
- колбаса, тозлы-ысланган ризык күләмен азайтырга;
- ашыкмыйча, гаджетларны читкә куеп, тыныч мохиттә ашарга.
Фото: freepik.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев