Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Һәр өйдә булырга тиешле дарулар исемлеге

Терапевт, табиб-ординатор, онколог һәр йортта булырга тиешле дарулар исемлеге белән таныштыра.

  • Бинт, мамык, марлядан салфеткалар.
  • Градусник, тонометр, нашатырь спирты, жгут

    Медицина һәм бактерицидлы пластырь.

    Кайчы, пинцет, җылыткыч (грелка), үлчи торган стакан, перчатка, битлек.

     

  • Җәрәхәтләрне йогышсызландыра һәм яраларны төзәтә торган чаралар: пантенол, 3 процентлы водород перекисе, мирамистин, йод, хлоргексидин, зелёнка.
  • Авыртуны баса һәм температураны төшерә торган препаратлар: ибупрофен, парацетамол, но шпа (дротаверин, папаверин).

    Буыннар авыртканнан мазьлар.

     

  • Аллергиягә каршы: лоратадин.
  • Йөрәк авыртканнан: нитроглицерин.

    Агулану очраклары була калса: полисорб, смекта, регидрон.

    Эч йомшарта торган: лактулоза (дюфалак). Эч катканнан ашыгыч ярдәм сыйфатында клизма ясау өчен микролакс.

    Югары кан басымын төшерә торган: каптоприл.

    Салкын тигәннән: борын юдырта торган эремәләр, кан тамырларын кыса торган борынга тамызу өчен тамчылар (називин), тамак авыртканнан суыра торган леденецлар (холлс, стрепсилс).

     

  • Даруларны караңгы салкынча һәм балалардан ерак булган урында саклагыз.
  • Яраклылык вакыты чыкканнарын ыргытып һәм яңаларын өстәп торыгыз.

  • Фото: татар-информ

  • Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев