Эчәклекләрнең дөрес эшләү билгесе
Эчәклекләрегезнең сәламәт булуын билгеләүче билгеләр
"Олы" йомышны даими һәм "сыйфатлы" үтәү. Тизәк сыек булса, яисә даими түгел икән, калын эчәклек дөрес эшләмәгәнне аңлата.
Тизәкнең төсенә игътибар итегез. Ул ачык төстә булса, үт сыекчасы тиешле күләмдә бүленми дигән сүз.
Әгәр дә тизәктән кискен ис килә икән, ашказаны асты бизен тикшерергә кирәк.
Эчәклек дөрес эшләгәндә ашаганнан соң һәм кичкә эч "кабармый".
Ашаганнан соң ашказаны турысында авыртулар булмаска тиеш. Әгәр дә ашаганнан соң уң ягыгыз авырта икән, үт сыекчасы йөреше бозылган була.
Сару кайнамау да эчәкләрнең тәртиптә булу билгесе.
Ашаганнан соң кикереп йөрмисез икән, димәк, эчәкләрегез дөрес эшли.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев