Даруларсыз да дәвалана белегез!
Вируслы авырулар, салкын тиюләр вакытының катлаулы чоры дәвам итә. Шуңа берничә халык ысулы белән танышу урынлы булыр.
100 грамм кайнар чәйгә 100 грамм кызыл шәраб, 100 грамм кура җиләге кайнатмасы кушып, яхшылап болгатабыз, эчәбез һәм шунда ук төренеп йокларга ятабыз. Иртәнгә чирнең әсәре дә калмаячак.
100 грамм юкә балына бер лимон суты кушабыз һәм бу катнашманы 800 грамм кайнаган суда эретәбез. Салкын тигәндә, грипп белән авырганда көн дәвамында эчәбез.
Кипкән кура җиләге җимешләрен һәм чәчәкләрен тигез күләмдә кушып, чәй пешерә торган фарфор чәйнектә өстенә кайнар су коеп пешерәбез. 12-15 минут төнәткәч, тәменчә бал кушып, көненә өч-дүрт тапкыр яртышар стакан эчәбез. Тын юлларына салкын тигәндә бу ысул аеруча файдалы.
300 граммлы кружкада суны кайнатып чыгарабыз. Анда 30-40 тамчы эвкалипт төнәтмәсе, ярты калак чәй содасы кушып, ингаляция эшлибез.
Аякларны 5-10 минут дәвамында горчица салынган кайнар суга тыгып утыру да яхшы нәтиҗә бирә.
Чыганак
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев