Сәламәтлек

Быел августта Татарстанда үлүчеләр саны арткан

Росстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, соңгы айда республикада 4254 кеше вафат булган.

Татарстанда 2020 елның август аенда үлем-китем очраклары арткан. Росстат шундый мәгълүматлар китерә.

Росстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, соңгы айда республикада 4254 кеше вафат булган. Бу узган елгы күрсәткечләргә караганда 701 очракка күбрәк – 2019 елның августында 3553 үлем очрагы теркәлгән иде.

Идел буе федераль округы төбәкләре арасында Башкортстанда (751) әлеге күрсәткечләрнең аеруча нык артуы теркәлгән.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе пандемиясе башланганнан алып Татарстанда инсульт һәм инфаркттан үлүчеләр саны арткан.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/04-10-2020/byel-avgustta-tatarstanda-l-chel-r-sany-artkan-5776271


Нет комментариев