Бавырны ничек дөрес сакларга?
Төрек табибы, профессор Онур Ярпак Урта диңгез диетасының организмга ничек тәэсир итүе турында сөйләгән.
Белгеч сүзләре буенча, андый диета кеше организмына, аеруча бавырга уңай тәэсир итә. Әйтергә кирәк, бу диета Италия, Франция, Испания, Португалия һәм Грецияне дә кертеп, Урта диңгез буенда яшәүче кешеләрнең традицион ризыкларына нигезләнгән. Аның составына кәһвә, яшелчәләр, фундук чикләвеге, зәйтүн мае һәм сарымсак кебек ризыклар керә.
Бавыр белән проблемалар дөрес тукланмаудан, шулай ук аз хәрәкәтләнү аркасында килеп чыга, дип ассызыклый белгеч. Аның сүзләре буенча, гәүдә авырлыгы артык булган кешеләр бавырны май басу авыруына дучар булырга мөмкин.
Бавыр сәламәт булсын өчен, табиб шулай ук куркума, артишок, кура җиләге, кара җиләк (черника), мүк җиләге (клюква), авокадо һәм виноград, солы, вакланмаган бөртекле бодай ризыклары һәм балыкны даими туклану рационына кертергә киңәш итә.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев