Баулыларга диспансерлаштыру узарга кирәк
Медицина тикшерүен ел саен үтү зарур.
40 яшьтән өлкәнрәк баулылар диспансерлаштыруны ел саен узарга тиеш. Һәр кеше төрле белгечләрне кыскартылган программа буенча үтә. Сәламәтлектә тайпылышлар ачыкланса, пациент тулысынча тикшеренүгә җибәрелә.
Баулы район үзәк хастаханәсе баш табибы Глеб Алексеев “Хезмәткә дан”га хәбәр иткәнчә, соңгы атнада Баулы районында 200 кеше диспансерлаштыру узган. Пациентларның ничә яшьтә булуына бәйле рәвештә, алар төрле аналаизлар тапшыра.
Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров диспансерлаштыру узуның кирәклеген искәртә. Аның фикеренчә, мондый тикшеренүләр авыруларны иртә стадиядә ачыкларга мөмкинлек бирә, сәламәтлекне кайгыртып яшәргә өйрәтә.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев