Баулыларга диспансерлаштыру узарга киңәш итәләр
45 яшьтән өлкәнрәкләргә медицина тикшерүе узу аеруча мөһим.
Баулы медиклары диспансерлаштыру узуның мөһимелеген искәртә. Мондый тикшеренүләр кайбер авыруларны башлангыч этапта ачыкларга һәм дәвалауны вакытында башларга ярдәм итә.
“Соңгы атнада районда 191 кеше диспансерлаштыру узды, – дип хәбәр иттте “Хезмәткә дан” хәбәрчесенә Баулы район үзәк хастаханәсе баш табибы Глеб Алексеев. – Диспансерлаштыруны, оешмалар хезмәткәрләреннән тыш, пенсионерларга һәм эшсезләргә узарга кирәк. Һәр кеш үзеенң сәлаәмтлееген кайгыртып яшәсен иде”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев