Баулыда ОРВИ кимүгә таба бара
Баулы районында кискен респиратор вируслы авыру диагнозы куелган пациентлар саны кимү дәвам итә.
Баулы районы үзәк хастаханәсе баш табибы Глеб Алексеев редакциягә хәбәр иткәнчә, икенче атна рәттән безнең районда ОРВИ белән авыручылар саны кимү күзәтелә.
“Соңгы атнада 26 кешегә ОРВИ диагнозы куелды, бер атна алдарак бу күрсәткеч 30дан артык иде”, – ди баш табиб.
Глеб Алексеев сүзләренә караганда, соңгы атнада коронавирус инфекциясенең бер очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев