Баулыда Covid-19 белән авыручылар саны кими
Вируслы инфекцияләргә каршы прививка ясау дәвам итә.
Узган атнада Баулы районында Covid-19 диагнозы куелган 23 кеше теркәлгән, ике баулылы Бөгелмә госпиталенә җибәрелгән. “Баулы-информ” редакциясенә Баулы район үзәк хастаханәсе баш табибының халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Ринат Шәфиков хәбәр итүенчә, соңгы атнада салкын тиеп авыручылар һәм коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны 1,5 тапкыр кимегән.
Узган атнада 174 баулылы вакцинация һәм ревакцинация узган. Медик билгеләп үтүенчә, предприятиеләр, хезмәткәрләрен эш урынында вакцинация уздыру өчен, хастаханәгә заявка җибәрә.
Хастаханәдә сезонлы гриппка каршы прививка ясау да дәвам итә. Бүгенге көндә гриппка каршы 6342 кеше вакцинация узган.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев