Баулыда Covid-19 баш калкыта
Сәламәтлек

Баулыда Covid-19 баш калкыта

Баулы районында коронавирус инфекциясенең яңа очрагы теркәлгән.

Гыйнвар аенда районыбызда Covid-19 белән авыручылар булмаган иде. Тик соңгы атнада аның бер очрагы ачыкланган. Бу хакта редакциягә Баулы район үзәк хастаханәсе баш табибы Глеб Алексеев хәбәр итте.

– Соңгы атнада Баулы районында бер кешегә – Covid-19, 52 кешегә ОРВИ диагнозы куелды. Аннан алдагы атнады 50 кешенең кискен респиратор авыру белән авыруы билгеле булган иде, – дип сөйләде медицина учреждениесе җитәкчесе.

 


Нет комментариев