Баулы авылларында мобиль поликлиника эшләде
Баулы районында, июль аеннан башлап, мобиль поликлиника белгечләре кабул итте. Бу атнада күчмә комплекс Кызылъярда булды.
Авыл халкына хезмәт күрсәтү, “Һәркем өчен сәламәтлек” төбәк проекты кысаларында, “Озын һәм актив тормыш” илкүләм проекты ярдәмендә тормышка ашырылды. Бу проектларның максаты – авыл халкына амбулатор медицина ярдәме күрсәтү.
Мобиль поликлиника 21 июльдә Татар Кандызы авылында эшли башлаган иде. Аннары ул Поповка, Новозареченск, Покров-Урыстамак, Исергәп торак пунктларында торды.
Күчмә комплекс 1-5 сентябрьдә Кызылъяр авылында эшләде. Авыл халкын Баулы һәм Әлмәт хастаханәләре белгечләре – терапевт, гинеколог, эндокринолог, нарколог, онколог, хирург-травматолог һәм башка табиблар – кабул итте.
“Авыруларны авылларга барып кабул итү мөмкинлеге булу бик яхшы. Район үзәгенә барып йөри алмаучылар да була бит, – дип уртаклашты табиб-терапевт Ришат Вәлиев. – Дәүләт проектлары ярдәмендә, кешеләр үзләренең авылларында табибка күренә ала. Бу программа дәвамлы булсын иде”.
Кызылъяр фельдшер-акушерлык пункты мөдире Алсу Хәмзина сүзләренә караганда, белгечләргә 170тән артык кеше язылган. Авыл кешеләре күчмә поликлиниканың килүен ел саен көтеп ала. Уңайлы бит: район үзәк хастаханәсенә барып, көннәр буе чиратта утырасы юк. Өстәвенә, Әлмәт табиблары да килә. Ә өлкәннәр өчен табибларның авылга килүе – әйтеп бетермәслек шатлык.
Без барган көнне онколог, терапевт һәм хирург-травматолог кабул итә иде. Авыл җиренә хас булганча, чират артык күп түгел, ыгы-зыгы да юк, чиратың да югалмый. Җитди сәбәпләр аркасында, башка көннәрдә алдан әйтелгән берничә белгеч булмаган. Шулай да, авыл халкы Баулыга барып торасы булмаганга сөенүләрен әйттеләр, табибларны мактадылар, барысы да яхшы карадылар, әйбәтләп аңлаттылар, диделәр.
“Мин берничә табибка кердем, – ди Зөһрә Әгълиуллина. – Әлмәттән килгән эндрокринолог турында сөйлисем килә. Яшь булса да, әйбәт итеп карады, барысын да җентекләп аңлатты, миңа бик ошады. Мобиль поликлиника булуы яхшы, Әлмәт белгеченә кайчан эләгер идек әле. Авыл халкын менә шулай җыеп, табибларны чакырулары бик әйбәт, олы яшьтәгеләр өчен бигрәк тә”.
“Демография” илкүләм проектының “Өлкән буын” федераль проекты кысаларында, 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне хастаханәгә махсус автомобиль белән алып бару каралган.
“Безне бүген машина килеп алды, бик уңайлы булды, бик әйбәт”, – дип уртаклашты Шамил ага Камалетдинов.
“Табиблар килүенә бик сөенәбез, исән-сау гына эшләсеннәр, безне шулай машина белән йөртеп торсыннар, – дип кушылды аның тормыш иптәше Венера Камалетдинова. – ФАПта эшләүче Алсудан да бик канәгатьбез, ярдәм сорап шалтыратуга, йөгереп килеп җитә, ярдәм күрсәтә, киңәшен бирә. Без бөтенесенә дә рәхмәтлебез”.
Мобиль поликлиника, 5 сентябрьдә Баулы районында эшен төгәлләп, күрше Бөгелмә районына юл тотты.
Фото: Ләйсән Сәетгәрәева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев