Баш авыртудан берничә киңәш
Сәламәтлек

Баш авыртудан берничә киңәш

Баш авыртуны гади генә ысуллар ярдәмендә дә җиңәргә мөмкин.

Баш өянәге вакытында баллы кайнар чәй файдалы.

• Арып, баш авыртса, бер стакан су эчеп куярга кирәк. Андый чакта җылы ванна да булышырга мөмкин.

• Кара карлыган согы хәтта бик көчле баш авыртуларны да юкка чыгарырга мөмкин.

 

• Башка җиңелчә массаж ясауның да файдасы зур. Мисал өчен: чигә тирәсендәге чәчләрне тарткалап массаж ясарга мөмкин.

• Кәбестә яфрагы теләсә нинди баш авыртудан булыша. Яфракларны бераз угалап (кайнар су белән йомшартып җибәрергә дә мөмкин) авырткан җиргә куеп торырга кирәк.

 

• Кабыгы белән киселгән лимон телемен авырткан чигәләргә ышкуның да файдасы бар.

• Башыгыз стресстан авыртса, ятып торыгыз, тынычланыгыз.

• Баш авырту күзгә туры килмәгән күзлек киюдән дә булырга мөмкин. Мондый очракта күзлекне алыштырырга кирәк.

Чыганак

Фото: reepik.com


Нет комментариев