Бала табарга җыенучыларга берничә киңәш
Акушер-гинеколог, Мәскәүдәге «Коммунарка» күп профильле клиник үзәгендә йөкле хатыннар патологиясе бүлеге җитәкчесе Евгений Тажетдинов авырга узу өчен киңәшләр биргән. Бу турыда «Челнинские известия» яза.
Башта берничә анализ бирергә кирәк. Бу – сидеккә гомуми анализ, канга клиник анализ, венада һәм капиллярларда кан составындагы глюкоза микъдарын ачыклауга анализлар, аксыл трепонемага сыворотка антитәнчекләрен ачыклау, ВИЧ-1\2 антигеннары һәм антитәнчекләре, HBsAg, анти-HCV анализы, ТТГ гормоны концентрациясе, кызылча вирусына антитәнчекләргә анализ, кан төркеме һәм резус-факторны ачыклау.
Шулай ук, белгеч киңәш иткәнчә, тәмәкедән һәм хәмердән баш тартырга, стрессны киметергә, йокы режимын нормальләштерергә, кичке 11дән дә калмыйча йокларга ятарга, иртән 6-7 сәгатьтә торырга кирәк.
Табиб үз белдегең белән генә витаминнар алып эчмәскә, нәтиҗәле препаратны табиб белән киңәшеп алырга кирәк булуын искәртә.
Фото: татар-информ
Чыганак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев