Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулылар гриппка каршы бушлай прививка ясата алалар

Баулы районында гриппка каршы массакүләм вакцинация башланды. Прививканы район үзәк хастаханәсе поликлиникасында, фельдшер-акушерлык пунктларында һәм амбулаторияләрдә ясатырга мөмкин. Иммунизация бушлай, теләге булган һәркем прививка ясата ала. Район үзәк хастаханәсенә сигез меңгә якын доза вакцина кайтарганнар.

Баулыдан Гүзәл Хәкимова гриппка каршы прививканы ел саен инде 20 елга якын ясата. Бу гамәле аңа авыруны җиңел формада кичерергә ярдәм итә.

– Мин хроник авырулар белән хәвеф төркеменә керәм, шулай ук минем туганнарым бар, шуңа күрә аларның сәламәтлеге турында да кайгыртып, ел саен вакцинация узам, – дип уртаклашты ул.

Белгечләр вакцинаны эпидемия сезоны башланганчы ясатырга киңәш итә, бу грипптан һәм салкын тиюдән сакланырга мөмкинлек бирәчәк. Прививкадан соң иммунитет 15-21 көн эчендә барлыкка килә. Вакцинация вакытында безнең илдә җитештерелгән Совигрипп, Ультрикс Квадри һәм Флю-М заманча препаратлары кулланыла.

– Вакцинация, беренче чиратта, сакланмаган кешеләр төркеменә кирәк, бу, беренче чиратта, иммун системасы әлегә формалашмаган балалар. Шулай ук бу төркемгә өлкән яшьтәгеләр, хроник авырулары һәм иммунитет дефициты булган кешеләр керә, дип аңлатты Баулы район үзәк хастаханәсе табиб-эпидемиологы Глеб Самылкин.

Гриппка каршы вакцинация – профилактиканың иң нәтиҗәле ысулы. Белгечләр сүзләренчә, вакцинация грипптан һәм аның китерергә мөмкин булган куркыныч өзлегүләрдән сакланырга мөмкинлек бирә. Прививканы иң элек медицина хезмәткәрләре ясата. Алар да, йөкле хатын-кызлар кебек, хәвеф төркемендә керәләр.

– Беренчедән, без барлык пациентларга үрнәк күрсәтергә тиеш, дип саныйм, шуңа күрә вакцинацияне үзеңнән башларга кирәк. Пациентларга нәрсәдер тәкъдим итәр алдыннан, без моны үзебездә кулланырга тиеш. Өстәвенә, балаларым һәм өлкән яшьтәге туганнарым бар, мин аларның да сәламәтлеген кайгыртам, – дип уртаклашты Баулы район үзәк хастаханәсе өлкән фельдшеры Гөлназ Гыймаева.

Табиб-эпидемиолог сүзләренчә, тавык йомыркасына аллергия һәм кискен авырулар вакцинациягә каршы күрсәткечләр булып тора.

План буенча, Баулы районында 19 меңнән артык кеше, шул исәптән 3,5 меңнән артык бала вакцинация узарга тиеш. Район үзәк хастаханәсенең прививка кабинеты эш көннәрендә 8-16 сәгатьләрдә эшли, төшке аш – 12-13 сәгатьләрдә. Вакцинация чама белән ноябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Фото: Булат Минаҗев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев