Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулыда “Ел укытучысы” бәйгесе узды

Баулының 3нче мәктәбендә “Ел укытучысы 2025” Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы узды. “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы”, “Ел укытучысы”, “Педагогик дебют” номинацияләрендә 13тән артык укытучы катнашты.

Бәйгечеләрне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина сәламләде.
Бәйгечеләр мастер-класслар, ачык дәресләр үткәрделәр. Быел педагогик интервью этабы да өстәлгән.
– Бәйгечеләрне бәяләү бик кыен, чөнки алар барысы да үз эшенең осталары, – дип билгеләп үтте район мәгариф бүлеге җитәкчесе, жюри рәисе Дарина Ганиева.
“Ел укытучысы” номинациясендә – Фәнис Яруллин исемендәге Кызылъяр мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Лилия Хисамова, “Педагогик дебют” номинациясендә – 4нче гимназиянең инглиз теле укытучысы Гүзәлия Гайнетдинова, “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” номинациясендә – Исергәп мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Флюра Разетдинова җиңде Алар бәйгенең  зона этабында Баулы районы данын яклаячак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев