Көз башы – уңыш җыю вакыты. Бакчаларда гадәти яшелчә һәм җиләк-җимеш кенә түгел, сирәк культуралар да өлгерә. Мәсәлән, Марат Вәлитов, күршеләрен гаҗәпләндереп, карбыз плантациясе үстерә. Егерме сутыйда, хуҗаны чын-чынлап сөендереп, татлы җимешнең уңышы өлгереп килә.
Марат Вәлитовның карбыз үстерү белән мавыгуы гади кызыксынудан башланган – аның җирле климатта бу җиләкнең өлгерә алу-алмавын тикшерәсе килгән. Башта тәҗрибә участогында берничә төп кенә утыртып караган, ә алар исә гөрләп үсеп киткән. Карбызның безнең якларда да яхшы уңыш бирә алуына инангач, бакча мәйданын зурайткан.

– Өстәвенә, Баулыда яшәүче абыем Ирек Вәлитов күп еллар дәвамында карбыз үстерү белән уңышлы шөгыльләнә. Аның үрнәгендә мин дә үстереп карарга булдым, – ди бакчачы.
Шул вакыттан бирле ун елдан артык вакыт үткән. Хәзер Марат Вәлитов карбызны ел саен егерме сутый җиргә утырта.

Карбызлар әле дә җирдә авырлык җыеп ята, аларның сабаклары акрынлап корый башлаган, бу – уңыш җыю вакыты җитүен белдерүче ышанычлы билге.
Бакчачы карбызның өч сортын үстерә – иртә өлгерә торганны, “Соль-Илецк” һәм “Волгоград” сортларын. Ул нәкъ менә шушы сортларга тукталган – алар мул уңыш бирә һәм безнең шартларда һичшиксез өлгерергә өлгәшә.
Бакчачы март-апрель айларында эшкә керешә: орлыкларны стаканнарга утырта. Үсентеләр ике-өч ай тирәсе теплицада үсә, июнь башында ачык туфракка күчереп утырта. Хуҗа әйтүенчә, бу җимешне үстерүнең бер авырлыгы да юк.
– Карбыз көйсез түгел: утыртасың да онытасың, үстерү өчен бик уңайлы культура, – дип уртаклаша бакчачы. – Иң мөһиме – чүп үләннәрен үстермәскә. Еш һәм мул итеп су сибәргә кирәкми. Карбыз – җылы яратучы культура, җәй яхшы килсә, аеруча тәмле була.
Марат Вәлитов бу татлы җиләкне үстерү серләрен интернет аша да өйрәнүен, ике ел белгечләр киңәшенә таянып үстергәнен дә әйтте. Әмма вакыт үтү белән, ул ахыргы нәтиҗәнең, ягъни уңышның бер чама чыгуын, ә мәшәкатьләрнең сизелерлек күбрәк булуын аңлаган. Шуңа күрә кабат үзенең гадәти үстерү ысулына кайткан.

– Узган елда карбыз 7-8 центнер тирәсе булды. Быел да уңыш яхшы, – дип сөйли хуҗа. – Бернинди ашламаларсыз һәм химик эшкәртүләрсез үстерәм – нибары ике-өч елга бер тапкыр җиргә тирес кертәм. Нәтиҗәдән канәгатьбез. Быел иртә өлгерә торган сортны азрак утырттым, ә “Соль-Илецк” һәм “Волгоград” сортларын күбрәк утырттым.
Вәлитовлар карбыз уңышыннан бик канәгать – өч сорт та яхшы өлгерә, баллы, тәмле була. Җәй яхшы килгәндә, карбызларның авырлыгы 12 килограммга кадәр җитә. Әлбәттә инде, карбыз җылыны, кояшны ярата – быелгы җәйнең бер ае яңгырлы булу сәбәпле, карбызларның үсеше бераз тоткарланган. Әмма эчләре алсу төскә кергән, тәмнәре татлы булган.
– Алар кибетнеке кебек үк янып торган алсу түгел, әмма бик татлы, – ди бакчачы. – Җиләкләр тагын да яхшырак өлгерсен өчен кояшлы көннәр бераз җитмәде. Әмма дөрес саклаганда, бу карбызлар Яңа елга кадәр дә саклана ала.
Марат Вәлитов Новозареченскидагы янгынга каршы хезмәтнең аерым постында унбиш ел машина йөртүче булып эшли. Тормыш иптәше белән алар бакчачылык белән яратып мавыгалар – күп төрле яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр. Карбыздан тыш, әле кавын да үрчетәләр. Уңган гаилә җәй ахырыннан экологик чиста карбыз-кавын белән сыйлана башлый.
Нет комментариев