Табиб кайнар икмәкнең зыянлы булуы турында сөйли.
Белгеч сүзләренчә, яңа пешкән икмәкнең төп куркынычы — аны ашкайнату системасына эшкәртү авыррак булуы. Кайнар икмәк ашказанына эләккәч, ашказаны сутына аны эшкәртү кыенлаша. Бу ашкайнату системасында кислоталылыкның артуына, ашказаны-эчәк проблемаларына һәм эч авыртуына китерергә мөмкин.
Моннан тыш, яңа пешкән икмәк — шактый калорияле ризык. Киптергәндә андагы дым кими, шуңа күрә бер үк күләмдәге икмәкне ашау җиңелрәк контрольдә тотыла. Бу үз гәүдәсе турында кайгыртучылар өчен уңай момент булырга мөмкин. Шуңа күрә яңа пешкән, кайнар камыр ризыкларын ашыйсыгыз килсә дә, кичәге икмәкне сайлау яхшырак һәм файдалырак. Бик ашыйсыгыз килсә, яңа пешкән икмәкне мичтә 5–10 минут киптереп алырга мөмкин.
Кайнар камыр ризыклары ашкайнату системасына эләккәч, кайбер кешеләрдә төрле уңайсызлыклар — эч күбү, авырту һәм авырлык хисе барлыкка килергә мөмкин. Әгәр дә яңа пешкән кайнар икмәкне даими куллансагыз, ашказаны асты бизе, ашказаны һәм эчәк белән бәйле проблемалар көчәергә мөмкин. Эчәкне еш кына «икенче ми» дип атыйлар, һәм аның эшендәге төрле өзеклекләр организмда башка проблемаларга да китерергә мөмкин.
Ашкайнату системасы авырулары булган кешеләргә кайнар камыр ризыкларыннан аеруча сак булырга кирәк. Бигрәк тә ашказаны асты бизе белән проблемалары булганнарга игътибарлы булу мөһим. Мондый ризыклар авыруны көчәйтергә һәм авыру өянәге башлануга китерергә мөмкин. Бу, үз чиратында, ашкайнату системасы эшчәнлегенең бозылуына китерә ала.
Фото Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән
Нет комментариев