Кызыл чөгендер бик файдалы икән, тик барлык кеше өчен дә түгел. Бу хакта табиб аңлата.
Кызыл чөгендердә клетчатка, марганец, тимер, A һәм C витаминнары, кальций, фосфор һәм антиоксидантлар бар. Болар барысы да организм өчен бик файдалы.
Чөгендер кан басымын киметә. Яшелчәдәге калий һәм файдалы нитратлар кан тамырларын киңәйтә һәм кан әйләнешен яхшырта. Шуңа күрә гипертоникларга 1:1 пропорциясендә су белән кушылган чөгендер суы эчү файдалы. Әмма икенче ягы да бар – чөгендер эчне йомшарта, шуңа күрә яшелчә һәм аның суты диарея китереп чыгарырга мөмкин.
Чөгендердә пребиотиклар буларак эш итә торган элементлар бар, ягъни алар эчәклекнең эшен нормальләштерә. Ә яшелчәдәге беталаиннар бавыр эшен яхшырта. Чөгендер организмнан токсиннарны чыгара ала. Чөгендер ашауның уңай ягы – ул күрүне яхшырта.
Тик менә аны диабетикларга артык кулланмау яхшырак, чөнки яшелчә кандагы шикәр дәрәҗәсен күтәрә. Шулай ук чөгендергә аллергия дә булырга мөмкин, ә тагын аны бөерләрдә һәм үт куыгында ташы булган пациентларга ашарга ярамый.
Фото Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән
Нет комментариев