Баулыны машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәләр
Кеше һәм канун

Баулыны машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәләр

Бу хакта редакциягә Баулы районы юл хәрәкәте иминлеге муниципаль комиссиясе хәбәр итте.

Р.Хаҗиев, Россия Федерациясе административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.8нче маддәсе 1нче өлешендә каралган административ хокук бозуны кылуда гаепле дип табылган. Суд аңа 45 мең сум күләмендә штраф һәм  18 айга транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендәге административ җәза билгеләгән.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң руль артына утырмаска чакыра. Мондый “сәфәр”нең бәясе төзәтеп булмаслык югары булырга мөмкин.

Фото: Татар-информ


Нет комментариев