Баулы районында урып-җыю эшләре төгәлләнеп килә.
Баулы районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Альберт Талипов мәгълүматы буенча, район игенчеләре яхшы һава торышы булганда, бер сәгать тә вакытны әрәм итмичә эшли. Бүгенге көндә районда уңыш барлыгы 14500 гектардан җыеп алынган. Уңыш бер гектардан 27 центнер тәшкил итә. Әле 4500 гектарга якын урып-җыю эшләре калган. Ягулык материаллары бар. Озакламый урып- җыю эшләре төгәлләнәчәк.
Җитәкче сүзләренчә, хуҗалыкларда уҗым культураларын чәчү эшләре дә башкарыла. Барлык мәйданның 80 процентка якыны чәчелгән. Җирдә дым җитәрлек. Барлык агротехнологияләрне төгәл үтәгән очракта, яхшы уңышка өметләнәләр.
Фото: Айгөл Идиятуллина
Нет комментариев