Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

105 яшьлек юбилеен билгеләде

Баулыда яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Кәбирә Мәрданова 105 яшен билгеләп үтте. Юбилей көнендә аны якыннары гына түгел, ә район җитәкчелеге дә котлады.

Кәбирә Мәрданова Баулы районында иң өлкән озын гомерле хатын-кыз. Олы яшенә дә карамастан йөзьяшәр ачык зиһенле, үзен яхшы хис итә.  
Кәбирә апа бөтен гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган –  утыз елдан артык Татар Димескәе авыл мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән. Яшьлеге сугыш елларына туры килгән, ул чор турында Кәбирә апа күз яшьсез сөйли алмый.
– Бик дәһшәтле еллар булды, ачлык-ялангачлык, хатын-кызлар, балалар авыр эш башкарды, әмма халык бирешмәде, фронтка ярдәм итеп торды, - дип хәтеренә ала ул.    
Кәбирә Шаһгали кызы сугыш елларында тылдагы хезмәте өчен медальләр белән бүләкләнгән.   
Тормыш иптәше Шаһинур белән алар дүрт ул бер кыз тәрбияләп үстергәннәр, һәр берсе аларның  белем алган, тормышта үз юлын тапкан. 
– Әнинең утырып ял иткәнен хәтерләмим, буш вакыты булмый иде аның, әти белән алар көне-төне эшләделәр. Мәктәптә дә ул елларда мәшәкать бик күп булды – төрле җыелышлар һәм башкасы. Әбекәебез безне үстерешергә ярдәм итте инде, – дип сөйли юбилярның улы Марсель Мәрданов. – Безне һәрвакыт пөхтә йөрттеләр, әле  уйлыйм да, әни өч кеше эшен эшләгәндер, ничек өлгергәндер дип аптырыйм. Ул дөрес кеше иде безнең, бөтен балаларына да барысы тигез булсын дип тырышты.  


Бүгенге көндә Кәбирә апа кызы Дилбәр гаиләсендә бәхетле картлык кичерә, ун оныгы, 16 оныкчыгына сөенеп яши. 
– Әнинең олы юбилее безнең өчен бик дулкынландыргыч көн инде. Аның сәламәт булып, үз аягында йөрүенә без шатланып яшибез. Тормыш юлы җиңелләрдән булмаган аның, озын гомеренең сере иң беренче очракта башкалар турында кайгыртып яшәүдә булгандыр дип уйлыйм, – дип сөйли юбилярның кызы  Дилбәр Шафикова.  
Кәбирә Мәрданованы бәйрәме белән тәбрик итәргә Баулы район башлыгы Ильяс Гозәеров һәм Татарстаннның Дәүләт Советы депутаты Камил Гыйльманов килде. Алар юбилярга илебез президенты Владимир Путинның котлау хатын, чәчәк бәйләме һәм бүләкләр тапшырдылар. Кунаклар юбилярга сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге теләде. 


Кәбирә апа 100 яшендә дә әле китаплар, газета-журналлар укыган, тик соңгы елларда исә күзләре начар күрә башлаган. Президентның котлау сүзләрен дә шуңа аңа балалары укып җиткерде – әлбәттә инде юбиляр мондый котлаулардан бик канәгать калды һәм бу көнне аны зурлаган өчен кунакларга олы рәхмәтен җиткерде. 
Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев