Көзге һәм кышкы салкыннарда иммунитет аеруча да какшый башлый. Аны ныгыту өчен түбәндәге рецептны кулланырга мөмкин. Ул файдалы гына түгел, ә тәмле дә.
Кирәк булачак: 335 гр (3 данә) лимон. Лимонның төшләрен алабыз, әмма кабыгын әрчемибез. Шулай ук 105 гр тышы әрчелгән имбирь тамыры, 350 гр бал алабыз. Лимон белән имбирьне иттарткычтан чыгарабыз, бал белән бутыйбыз. Якынча 700 гр катнашма чыгачак.
Әлеге катнашманы җылы су белән дә, үлән чәйләре белән дә эчәргә мөмкин. Әмма төнгә каршы кулланмау хәерле, чөнки йокыгызны “качыруы” бар.
Катнашманы суыткычта сакларга кирәк.
Табиб белән киңәше таләп ителә
Чыганак
Нет комментариев