Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Июльдә җыела торган үләннәр

Ямьле җәй көннәрендә үләннәр җыеп калырга онытмагыз

Сары мәтрүшкә – ашкайнатуны һәм йөрәк эшчәнлеген яхшырта, канны туктата, тынычландыра, ютәлдән коткара, стоматит һәм гингивит вакытында кулланыла.

🌿 Җир җиләге һәм каен җиләге яфраклары – матдәләр алмашын яхшырта, организмдагы тозларны чыгара, ангина вакытында булыша.

🌿 Кылыч үлән (аир, җир тамыры) – авыртуны баса, тынычландыра, ялкынсынуга каршы файдаланыла, температураны төшерә.

🌿 Сазанак (багульник, чабыр үләне) – үпкә авырулары, бөер, ашказаны-эчәклек, тоз утыру авыруларыннан, ревматизмнан коткара.

🌿 Каен яфраклары – организмнан шлакларны чыгарырга, канны чистартырга булыша.

🌿 Су борычы (горец перечный) – тире авырулары вакытында кулланыла. Мәтрүшкә – салкын тигәннән, йокысызлыктан файдаланыла, нерв системасын тынычландыра.

🌿 Әрекмән тамыры – чәчне ныгыта.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев