Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Баулы хуҗабикәләренә киңәшләр

Аш бүлмәсендә иң кирәкле әйбер ул таба. Хуҗабикә аны көн дә диярлек кулына ала һәм ул дөрес сатып алынган да булырга тиеш. Сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә?

Ул плитәгә туры килсен. Газ һәм электр плитәсенә калын төпле теләсә кайсы таба бара. Калынлыгы кимендә 5 мм булырга тиеш. Индукцияле плитәләргә ферромагнит төплеләрне генә алыгыз. Гадәттә, аның маркировкасына язылган була. Андый язу күрмәсәгез, таба төбендә магнит куеп карап та була. Магнит ябышса, туры киләчәк. Пыяла керамикалы плитәгә яссы төпле таба алырга киңәш итәбез.

 

Таба алганда, зуррак булган саен яхшы дигән принцип туры килеп бетми. Ул конфорка зурлыгына һәм ризыкның ничә кешегә әзерләнүенә бәйле. Кечкенә конфоркага куелган зур табадагы ризык озак җылыначак. Зур конфоркадагы кечкенә табада киресенчә яначак.

 

Табаның авырлыгы да зур роль уйный. Артык авыр булса, кул арый, чөнки сез аны гел буш килеш кенә тотмаячаксыз.

Өслегенең нәрсә белән капланган булуы да мөһим. Көйдерми торганы ризык әзерләү процессын  гадиләштерә. Әмма сатып алганда нәрсә белән капланган булуын тикшерегез.

 

Тефлон. Кыйммәт булмаганлыктан, бу табалар бик популяр. Әмма аның куллану вакыты бер елдан артмый. Шулай ук 200 градустан артык җылытырга ярамый.

Керамика экологик материал санала. Анны ике елга кадәр кулланып була. 450 градуска кадәр җылыта аласыз. Мондый таба тигез җылына, шул ук вакытта бик нәзберек тә. Индукцияле плитәләргә дә туры килми.

Мрамор тиз һәм тигез җылына, әмма озак суына. Бәясе кыйммәт, аның каравы озак кулланырга була. 

Таба сайлаганда, җайлымы, авыр түгелме икәнлеген белү өчен, аны берничә минут кулыгызда тотып торыгыз.

Чыганак

Фото: татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев