Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кирәкле кызыклар сандыгы

Баулы хуҗабикәләре җиләк-җимеш эшкәртә

Җәйнең җиләк-җимешкә бай чагы. Бакча җиләге, карлыганның төрле төре, рәваҗ, урман җиләге бер-бер артлы мул уңыш бирә башлыды. Җыеп эшкәртеп кенә өлгер.

Быел бакчада кара һәм кызыл карлыган аеруча мул уңыш бирде. Аннан кайнатма, компот ясый уңган Баулы хуҗабикәләре.

– Карлыган куакларының күбесен узган ел яңарттык. Шулай да быел җимешләре мул. Бездә кара карлыганның эре сорты, – ди Айгөл Латыпова. – Карлыган һәм башка җимешләрне кышкылыкка күбрәк туңдырып куям. Аннан кирәк кадәр алып кына кулланам. Кара карлыганны аеруча яратабыз. Аз гына шикәр комы салып чәй эчәбез, компотлар ясыйбыз. Ә кыш көне кызым белән тәмле пироглар әзерлибез.

– Мин җиләк-җимешләрнең бар төреннән дә как коям. Аны аерым-аерым җимешләрдән дә ясап була, берничә төр җиләк-җимеш кушып та ясарга була. Как ясап киптерер өчен махсус җайланма алдым, – ди Гөлназ Чулпанова. – Карлыган кагы да бик хуш исле, шифалы була. Как ясау бик җиңел. Мәсәлән, кара карлыганны юганнан соң, иттарткыч аша чыгарам, бик әчкелтем булмасын өчен бераз шикәр комы да өстәргә була һәм махсус киптергечнең тәлинкәләренә юка гына итеп җәям. Гадәттә, бер тәүлектән соң как әзер була. Какны шулай ук куна тактасына җәеп, кояшта да киптерергә була. Алма һәм башка төр җиләк-җимешләрне пешереп ясарга кирәк.

– Кара карлыганны мин блендер белән ваклап, аз гына шикәр комы кушып, туңдырып куям, – ди баулылы Гөлнара Нәбиуллина. – Кыш көннәрендә яңа җыеп кергән кебек, хуш исле була.

– Кара карлыган чынлап та быел күп, – ди Ләйлә Миннегалимова. – Карлыганнан мин “пятимутка” кайнатма ясыйм. Тиз дә, тәмле дә. Аның өчен җиде стакан су, 14 стакан шикәр комы, 22 стакан кара карлыган алам. Җиде стакан шикәр комы белән башта сироп ясыйм, кайнап торган сиропка карлыганнарны салып кайнатып сүндерәм, аннары калган шикәр комын салып эреп беткәнче болгатам. Кайнар килеш банкаларга тутырам. Бик тәмле була. Шулай ук блендер белән изеп туңдыргычка да куям.

Ә сез җиләк-җимешләрне ничек эшкәртәсез? Сездән дә киңәшләр һәм рецептлар көтеп калабыз.

Автор фотосурәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев