Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Аякларыгыз шешенәме?

Үзегезгә игътибарлы булсагыз, аннан сакланып була.

Аякларыгыз шешенәме? Җәен бу хәл аеруча уңайсызлыклар тудыра. Аяклары шешенүнең сәбәпләре төрле.

Йөклелек
Күп кенә йөкле хатыннар соңгы айларда шешенүдән интегә. Моның сәбәпләре күп: әйләнештәге кан күбәю, гәүдә авырлыгы арту, кан тамырлары сузылу, йөрәк, бөер көчәнеп эшләү. Аналык зураеп, бәвел чыгу юлларын кыса һәм нәтиҗәдә пиелонефрит күзәтелә. Шуңа күрә дә бала көтүче әниләргә гәүдә авырлыгына игътибарлы булырга кирәк. Әйтик, йөклелекнең беренче өч аенда хатын-кызлар, гадәттә, 1-3 килограммга арта. Аннары атна саен 300-500 грамм җыя башлый. Гәүдә авырлыгы әлеге нормадан арта икән, бөерне тикшертү зарур.

Яссы табанлылык
Йөргәндә, басып торганда гәүдә авырлыгы аяк табанына төшә. Кеше олыгайган саен аяк табанының формасы үзгәреп, яссы табанлылык барлыкка килә. Андый очракта ул амортизатор ролен үти алмый һәм аяк авырта, шешенә. Яссы табанлылык вакытында шешенүдән саклану өчен ортопедик аяк киеме кияргә яки махсус олтырак сатып алырга кирәк. Аяк киеменең үкчәсе 2-4 сантиметрдан артмаска, очы бармакларны кысып тормаска тиеш. Шулай ук массаж ясый торган олтырак кулланырга да мөмкин. Ул аяк табанындагы кан йөрешен яхшырта, анда артык сыеклык җыелудан саклый.

Аяктагы шешне ничек бетерергә?

Аяк киеменең үлчәме таман булсын. Кысып торган, уңайсыз аяк киеме аяк шешенүне көчәйтә.

Кичке җидедән соң су, чәй эчәргә тырышмагыз.

Аякка шешне бетерә торган мазь сөртегез. Аның составында гепарин дигән матдә бар һәм ул капиллярларны ныгыта. Бу уңайдан кәстәнәдән (каштан) ясалган препаратлар да файдалы.

Салкын компресс куегыз. Аяк шешенгән икән, аякны салкын суда чылатылган чүпрәк белән урагыз. Өстенә пакет каплап, йон оек киегез. Иртән, компрессны алып, аякка өстән аска таба массаж ясагыз.

Диңгез тозы салынган ванналар да аяк шешенгәндә уңай нәтиҗә бирә. Җылы суга тоз салып болгаталар һәм шунда аякны тыгып утыралар. Ахырдан аякны салкын су белән чайкатып, тубык сөяге, балтырга массаж ясыйлар.

Кояшта йөрергә тырышмагыз. Кояшта кызыну кан тамырларын зәгыйфьли, бу матдәләр алмашы бозылуга китерә. Нәтиҗәдә, аяк шешенә.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев