Баулыда ЮХИДИ хезмәткәрләре 16 яшьлек яшүсмерне исерек килеш автомобиль белән идарә иткән вакытта тоткарлаган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.
Оренбург урамында инспекторлар «ВАЗ-2114» автомобилен туктатырга сигнал биргән. Әмма яшь шофер полиция таләбенә буйсынмыйча, качарга омтылган. Эзәрлекләү нәтиҗәсендә автомобиль туктатылган.
Тикшерү вакытында яшүсмернең алкоголь кулланган булуы ачыкланган. Аның чыгарган һавасында этил спирты күләме 0,420 мг/л тәшкил иткән.
Полиция мәгълүматларына караганда, егет автомобильне дуслары белән бергә сатып алган, әмма транспорт чарасын теркәмәгән.
Яшүсмергә РФ КоАПның маддәләре буенча административ материаллар төзелгән. Автомобиль махсус стоянкага куелган.
Нет комментариев