Район игенчеләре көнбагыш урагына кереште
Төп тема

Район игенчеләре көнбагыш урагына кереште

Соңгы елларда Баулы районы авыл хуҗалыгы берләшмәләре көнбагыш үстерү белән ныклап шөгыльләнә башладылар. Быел көнбагыш биләгән мәйданнар барлыгы 4,5 мең гектардан артык.

 “Бәкер” крестьян-фермерлык хуҗалыгының көнбагыш кырында эш барышын белән кызыксындык. Комбайннар гөрелтесе ерактан ук ишетелә, шуннан кырда кызу эш барганын чамаларга була. Яшь механизатор Рәсим Хәбибуллин утырган комбайн, өермә тузаннар туздырып, биек булып үскән көнбагышлар арасыннан озакламый үзе дә күренде.

– Быел көнбагышның уңышы мул. Көннәр яхшы торганда тизрәк җыеп аласы килә, – ди ул. – Бүген иртәнге якта чык төшкән иде, шунлыктан эшкә дә төшке аштан соң гына керештек. Бүген соңга кадәр тырышып эшләргә туры киләчәк. Тырышып эшләсәң, хезмәт хакы да яхшы чыга. Ярар, миңа эшләргә кирәк.

Шулай диде дә әңгәмәдәшем, тузаннар күтәреп, эшен дәвам итте.

– Район хуҗалыклары соңгы елларда көнбагыш культурасының мәйданнарын киңәйтәләр, – дип мәгълүмат җиткерде безгә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство-маркетинг бүлеге начальнигы Наил Галиуллин. – “Бәкер” крестьян-фермерлык хуҗалыгы көнбагышны быел 650 гектарга җиткерде, бүгенге көнгә шуның 300 гектарын суктырдылар да инде. Комбайнчы егетләр әйткәнчә, уңыш яхшы. Бер гектар җирдән 15 центнер тәшкил итә. Шуны да әйтергә кирәктер: быел көнбагышны сату бәясе дә игенчеләр өчен файдалы булырга охшап тора – 1 килограммы 25-26 сум белән тапшырырга мөмкин. Узган ел белән чагыштырганда, быел ул ун сумга кыйммәтрәк.


Автор фотосурәте


Нет комментариев