Чәчүлекләрне тикшерәләр
Төп тема

Чәчүлекләрне тикшерәләр

Баулы районында көзге культураларның торышы яхшы. Көзнең җылы килүе үсемлекләргә кышка кадәр ныгып калырга мөмкинлек биргән. Бу хакта белгечләр хәбәр итте. “Россельхозцентр” җитәкчесе һәм авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы көзге культураларның хәлен бәяләргә басуга чыкты.

Белгечләр “Мөхәммәтшина” крестьян-фермерлык хуҗалыгындагы көзге бодай басуында булдылар. Чәчү оптималь агротехник вакытта – август уртасында – үткәрелгән. Нәтиҗәләре инде күренә. Күпьеллык тәҗрибәсе булган үсемлекчелек белгече Наил Галиуллин, көзге бодайдан үрнәк алып, культураның торышын тикшерде.

– Күргәнебезчә, үсемлекләр яхшы, сабаклары, аеруча тамыр системасы нык үсеш алган, – дип билгеләп үтте ул. – Димәк, төпләнеш төеннәрендә шикәр җитәрлек күләмдә тупланган. Ул түбән температурадан ышанычлы саклый. Яфракларда авыру билгеләре күренми, чәчүлекләр сәламәт.

Культураларның кышка әзерләнүендә көзен минераль ашламалар кертү дә мөһим роль уйнаган. Бу үсемлекләргә кирәкле күләмдә шикәр тупларга һәм салкыннарга чыдамлык булдырырга ярдәм иткән.

Наил Мәгариф улы районда күп еллардан бирле кулланыла торган технология турында да сөйләде:

– Күп кенә хуҗалыклар көзге культуралар үстерә һәм пар җирләрен файдалана. Җәй дәвамында андый басуларны корткычлардан һәм авырулардан берничә тапкыр эшкәртәләр, чүп үләннәреннән чистарталар. Нәтиҗәдә, туфрак яңартыла, ә мондый участокларда көзге культуралар тотрыклы рәвештә югары уңыш бирә.

Белгеч карның туңган туфракка ятуы ни өчен мөһим булуын да аңлатты. Йомшак туфрак җылысын тизрәк югалта. Бу үсемлекләрнең туфрактан күтәрелеп чыгуына китерергә мөмкин. Андый чакта кышкы чорда тереклек итү өчен төп энергия чыганагы булган шикәр запасы сарыф ителә.

Күп кенә хуҗалыклар, чәчүлекләрне авырулардан саклау өчен, фунгицидлар белән дә эшкәрткән. Язын аграрийларга культураларның өстәмә туклануга ихтыяҗын яңадан бәяләргә һәм минераль ашламаларны вакытында кертергә туры киләчәк.

Фитомониторинг айга бер тапкыр үткәрелә һәм көзге культураларның чын хәлен күрергә мөмкинлек бирә. Кыш көне белгечләр чәчүлекләрне монолитлар ярдәмендә тикшерә: үсеп чыккан культуралар белән бергә туфрак кисәкләрен алып, лабораториядә өйрәнә. Шулай итеп, үсемлекләрнең салкынны ничек кичерүен төгәл билгеләргә мөмкин. Көзге культураларның кышлап чыгуына берничә фактор тәэсир итә: сортның чыдамлыгы, агротехник чараларның үтәлүе һәм, әлбәттә, һава торышы.

– Безнең исәпләүләр буенча, 10–15 сантиметр калынлыктагы йомшак кар катламы чәчүлекләрне 25 градуска кадәрге салкыннан саклый ала, – дип аңлатты Наил Галиуллин. – Карның һәр сантиметры якынча 3 градус җылыны саклый. Орлыкны күмү тирәнлеге дә мөһим: үсемлек 5 сантиметр тирәнлектә чәчелсә, туфракның һәр сантиметры да саклау вазифасын үти.

Районда барлыгы 6 мең гектардан артык мәйданда көзге культуралар – бодай, арыш һәм рапс – чәчелгән. Быел рапс һәм көзге бодай мәйданнарын арттырганнар.

– Көзге культураларны чәчкәндә барлык технологик, техник һәм агротехник чаралар, шул исәптән ашлама кертү дә үтәлде. Бүгенге көндә көзге культураларның торышы яхшы, – дип хәбәр итте авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Альберт Талипов.

Белгечләр чәчүлекләрнең хәлен уңай бәяли. Сентябрь һәм октябрьдәге уңай һава шартлары культураларга чыныгу узарга ярдәм иткән: җылы көннәрдә тамыр системасы ныгып, кирәкле күләмдә шикәр запасы тупланган. Район басуларында чәчүлекләрне тикшерү дәвам итә.

Фото: Булат Минәҗев


Нет комментариев