Бер мандатка өч кандидат
Төп тема

Бер мандатка өч кандидат

Бердәм сайлау көнендә, ягъни 10 сентябрьдә, Баулы районында, элек сайланган депутатлар китү сәбәпле, авыл җирлекләре советларының дүрт депутатын өстәмә сайлау узачак.

Авыл җирлекләре депутатлары 2015 елда биш елга сайланган иде. Тик кайберләренең вәкаләтләре алдан туктатылды. Шуңа күрә дүрт сайлау округында депутатлар сайларга кирәк. Өстәмә сайлаулар Исергәп, Кырымсарай, Новозареченск һәм Салих авыл җирлекләрендә узачак. "Хезмәткә дан" газетасына территориаль участок комиссиясе рәисе Рима Солтанова хәбәр иткәнчә, кандидатларны теркәү 9 августта төгәлләнгән. 4 мандатка 13 кандидат дәгъва итә. Аларны "Бердәм Россия", ЛДПР, "Гадел Россия", Россия ветераннары партиясе тәкъдим иткән, бер кеше үзен үзе күрсәткән. Якын көннәрдә алар окургларда үзләренең сайлаучылары белән очрашачак.

Сайлаучыларга гамәлдәге закончалык нигезендә алдан сайлау мөмкинлеге бирелә. Моны 30 августтан 5 сентябрьгә кадәр - Баулы районы территориаль сайлау комиссиясе бинасында, 6-9 сентябрьдә участок сайлау комиссиясе биналарында эшләргә була. Алдан тавыш бирү эш көннәрендә - 16-20 сәгатьтә, ял көннәрендә 9-13 сәгатьтә үткәрелә.

Сайлау көнне сайлау участоклары иртәнге сәгать сигездән кичке сигезгә кадәр ачык булачак. Кандидатлар турындагы мәгълүматны Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сайтыннан һәм Баулы районы территориаль сайлау комиссиясендә карарга мөмкин.

10 сентябрьдә Татарстанда республиканың 38 муниципаль районында бер мандатлы сайлау округы буенча 155 депутат сайланачак. Вакантлы мандатларга 450дән артык кандидат дәгъва итә. Аларның 60ы үзләрен үзләре күрсәткән, калганнарын сәяси партияләр тәкъдим иткән.

ЛДПР (129 кандидат), "Бердәм Россия" (127), "Гадел Россия" (72), КПРФ (42) аеруча активлык күрсәткән.


Нет комментариев