Район авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү эше төгәлләнеп килә.
Район хуҗалыкларында 89 берәмлек чәчү агрегаты, 19 чәчү комплексы. 54 культиватор, 57 тырмалау агрегаты исәпләнә. Аларның эшкә әзерлеге – 80 процент. Бүгенге көндә район авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә 224 трактор бар, аларның тугызы чит илдә җитештерелгән, калганнары – безнең илдә. Трактор паркының 70 проценты 10 ел һәм аннан күбрәк “стажлы”.
2018 елда “Николашкино” хуҗалыгы – МТЗ-1221 тракторы, “Гайнетдинов” хуҗалыгы МТЗ-82,1 тракторы алган.
Нет комментариев