Баулы районында язгы кыр эшләре башланды
Авыл хуҗалыгы

Баулы районында язгы кыр эшләре башланды

Баулы аграрийлары уҗым культураларын тукландыруга һәм орлыкларны инкрустацияләүгә керешкәннәр.

Якшәмбе “Бәкер” крестьян-фермерлык хуҗалыгы, районда беренчеләрдән булып, уҗым культураларын тукландыруга керешкән. Бүгенге көндә “Туман” сиптергече ярдәмендә 300 гектар уҗым культураларына минераль ашламалар кертелгән.

Районның өч хуҗалыгы – “Кырымсарай”, “Бәкер”, “Берлек” орлыкларны инкрустацияләү белән мәшгуль.


Нет комментариев