Баулы районында урып-җыю кампаниясе ахырына якынлаша
Авыл хуҗалыгы

Баулы районында урып-җыю кампаниясе ахырына якынлаша

Баулы районында 81 процент ашлык суктырылган инде.

Районда урып-җыю кампаниясе ахырына якынлашып килә, дип хәбәр итте бүген Баулы районы буенча авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәрит Кыямов.

"74 142 тонна ашлык суктырылган, бу барлык уңышның 81 процентын тәшкил итә", - дип ассызыклады ул.

Кыямов сүзләренә караганда, бу атнада ук ашлык җыю эшләрен төгәлләргә җыеналар, сабан культураларын җыясы калган.

Фото: редакция архивыннан


Нет комментариев