Район хуҗалыклары кукуруз һәм көнбагыш урып-җыю эшен төгәлләп килә.
16 октябрьгә булган мәгълүматка караганда, силоска кукуруз – барлык мәйданның 88 процентыннан, көнбагыш 74,7 процентыннан суктырылган. 1853 тонна көнбагыш орлыгы җыеп алынган. Уңыш гектарыннан 17 центнер тәшкил итә.
Туфракны төп эшкәртү эше дә ахырына якынлаша, план үтәлеше – 93 процент.
Фото https://pixabay.com
Нет комментариев