Авыл хуҗалыгы

Баулы районы хуҗалыкларында республика программалары тормышка ашырыла

Баулы районының биш авыл хуҗалыгы предприятиесендә республика программалары кысаларында производство объектлары капиталь ремонтланган. Башкарылган эшләрнең 30 проценты республика бюджетыннан финансланган.

100-200 баш мөгезле эре терлек асрауга исәпләнгән абзарларны капиталь ремонтлау программасы буенча “Бәкер”, “Игенче”, “Берлек” хуҗалыкларында биналар ремонтланган. “Миңнуллин”, “Берлек” хуҗалыкларында машина-трактор парклары биналары капиталь ремонтланган. “Николашкино” һәм “Миңнуллин” хуҗалыклары ябык ындыр табакларын капиталь ремонтлау программасында катнашкан.


Нет комментариев