Татарстанда ана капиталы акчаларын балаларның белеме өчен куллану киң таралган. Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге матбугат хезмәте мәгълүм итүенчә, республикада 5 меңнән артык гаилә бу дәүләт ярдәмен белем бирү максатында файдаланган. Бу – капиталны куллануның иң киң таралган юнәлешләренең берсе.
Матбугат хезмәтендә аңлатканча, ана капиталы белән баланың белемен тәэмин итү киң көлемле мөмкинлекләр бирә: акчаны мәктәп һәм югары уку йорты гына түгел, ә балалар бакчасына, түгәрәкләргә, спорт секцияләренә һәм төрле курсларга да юнәлтергә мөмкин. Мөһим шарт — белем бирү оешмасының лицензиясе булуы. Гаризаны онлайн рәвештә яки Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлегенең клиентлар хезмәтендә тапшырырга була.
Программа башланганнан бирле Татарстанда 50 меңнән артык гаилә ана капиталын балаларны укытуга юнәлткән.
2026 елда ана капиталының күләме түбәндәгечә:
- беренче бала өчен — 728 921 сум;
- икенче яки аннан соңгы балалар өчен — 963 243 сум.
Нет комментариев