Марина Патяшина Татарстанда балаларны дистанцион укуга күчермәячәкләр дип ышандырды
Җәмгыять

Марина Патяшина Татарстанда балаларны дистанцион укуга күчермәячәкләр дип ышандырды

Татарстан мәктәпләрендә укучы 400 мең баланың җидесе генә Covid-19 йоктырган.

Татарстанда мәктәп укучыларын дистанцион укуга күчерергә җыенмыйлар. «Бездә 1 сентябрьдән башлап төрле мәктәпләрдә нибары 25 педагог һәм җиде укучы гына Covid-19 йоктырды. Бүгенгә ике бала инде терелеп мәктәпкә чыкты, бишесе әлегә карантинда. 400 мең укучы арасында бу очраклар калган барлык укучыларны да дистанцион укуга җибәрергә дигән сүз түгел», — диде спикер.

Баш санитар табиб әйтүенчә, бүген укучыларны дистанцион укуга күчерү мәсьәләсе каралмый.

Ведомство башлыгы педагоглар составы һәм укучылар арасында Covid-19 белән авыру очракларына тиз реакциянең нәтиҗәле булуын әйтте. Роспотребнадзор эпидемиягә каршы чараларны оператив уздырып бара: авыруны кеше изоляцияли, авыру белән контактта булган кешеләрне күзәтә һәм тикшерә, дезинфекция уздыра. 


Фото: pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/society/05-10-2020/marina-patyashina-tatarstanda-balalarny-distantsion-ukuga-k-cherm-yach-kl-r-dip-yshandyrdy-5776527


Нет комментариев