Еллык юллама: Рөстәм Миңнеханов 28 сентябрьдә парламентка мөрәҗәгать итәчәк
Җәмгыять

Еллык юллама: Рөстәм Миңнеханов 28 сентябрьдә парламентка мөрәҗәгать итәчәк

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 28 сентябрьдә ТР Дәүләт Советына еллык юллама белән чыгыш ясаячак.

Чара Казан шәһәрендә, Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында үтәчәк, башлану вакыты – сәгать 10:00.

Бу карарны бүген ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында кабул иттеләр. Көн тәртибендә бер генә мәсьәлә – Татарстан Рәисенең республиканың эчке һәм тышкы тормышы турындагы еллык юлламасы.

Алдагы еллардагы кебек, чыгышны турыдан‑туры телевидение һәм радио аша тапшыралар. Бавлы районы халкы да төп фикерләрне чын вакыт режимында күреп, тыңлый ала.


Нет комментариев