Баулыда терлек азыгы хәзерлиләр
Җәмгыять

Баулыда терлек азыгы хәзерлиләр

Авыл хуҗалыкларында терлек азыгы хәзерләү буенча эш кайный. Җәйнең бу көннәре печән, силос, катнаш азык әзерләү өчен уңай тора. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Наил Галиуллин сүзләренчә, бер баш шартлы терлеккә 30-35 центнер азык берәмлеге хәзерләү бурычы тора. Моның өчен барлык шартлар да бар. - Быелгы...

Авыл хуҗалыкларында терлек азыгы хәзерләү буенча эш кайный. Җәйнең бу көннәре печән, силос, катнаш азык әзерләү өчен уңай тора.

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Наил Галиуллин сүзләренчә, бер баш шартлы терлеккә 30-35 центнер азык берәмлеге хәзерләү бурычы тора. Моның өчен барлык шартлар да бар.

- Быелгы җәй бераз үзенчәлекле булса да, бөртекле культуралар өчен яхшы килде. Солы биеклеге бер метрдан артып китә, ул сенаж өчен менә дигән чимал, - ди Наил Галиуллин. - Районда җиде мең гектар күпъеллык үләннәр чәчелгән иде. Хуҗалыклар соңгы гектарларда эшли бүгенге көндә. 2300 гектарда суданка чәчелде, аңа өмет зурдан. Һава шартлары аның өчен әйбәт булды. Бигрәк тә кукуруза быел яхшы уңыш бирер диеп өметләнәбез. Көннәр җылы булгач, кукурузаның тәүлеклек үсеше хәтта биш сантиметр тәшкил итте.

Редакция хәбәрчесе эшнең иң кызган мәлендә "Берлек" хуҗалыгы басу-кырларында булып кайтты.

- Терлек азыгы әзерләүдә ике комбайн, биш КамАЗ машинасы эшли. Җәй башы яңгырлы килүе бик сөенечле булды, - ди хуҗалык җитәкчесе Зөфәр Җәләев. - Бүгенге көндә 836 тонна чамасы рулоннарда печән әзерләдек, сенаж әзерлибез. Шулай ук күпьеллык үләннәр, кукуруза, донник, борчактан катнаш азык ясарга мөмкинлегебез булачак. Кышкылык запас никадәр мулрак булса, табыш та яхшырак, малларны уңышлы кышлатуга да өмет зуррак була.

Хуҗалыкта күпме сөт савыла, терлекчеләр һәм басуда эшләүчеләр күпме хезмәт хакы ала? Бу хакта тулырак "Хезмәткә дан" газетасы битләрендә укырга мөмкин булачак.


Нет комментариев