“Юлларда имин йөрергә өйрәтү” махсус проекты кысаларында, Фәнис Яруллин исемендәге Кызылъяр мәктәбендә юл хәрәкәте иминлегенә багышланган чаралар турында сөйлибез
Баулы районы мәктәпләрендә балаларның юллардагы иминлеген тәэмин итүгә зур игътибар бирелә. Юл кагыйдәләрен төгәл үтәү гадәткә әверелсен өчен, һәр уку йортында юл хәрәкәте яшь инспекторлары отрядлары эшли. Кызылъяр мәктәбендә бу юнәлештәге эшчәнлекне педагог Лилия Миңнуллина җитәкчелегендәге “Светофор” отряды алып бара.
Яшь җәяүле анты
Кызылъяр мәктәбендә һәр яңа уку елы күркәм традиция белән башланып китә: беренче сыйныф укучыларын яшь җәяүлеләр сафына багышлау бәйрәме оештырыла. “Светофор” юл хәрәкәте яшь инспекторлары отряды активистлары, укытучылары Лилия Миңнуллина җитәкчелегендә, мәктәпкә яңа гына аяк баскан укучылар өчен быел да мавыктыргыч һәм файдалы чара үткәргәннәр. Балаларга светофор сигналларының мәгънәсен, төп юл билгеләрен уен формасында аңлатканнар, юл аша чыгу кагыйдәләрен исләренә төшергәннәр. Киемдәге яки мәктәп сумкасындагы яктылык чагылдыра торган элементларның караңгыда машина йөртүчегә баланы ерактан күрергә ярдәм итүе турында сөйләгәннәр.
Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгеле яшь җәяүле анты бирү булган. Аннан соң һәр балага тантаналы төстә махсус таныклык һәм истәлекле бүләк тапшырылган.
– Хәзер безнең беренче сыйныф укучылары төп хакыйкатьне яхшы белә: юл кагыйдәләрен төгәл үтәгәндә, юл һич тә куркыныч урын түгел, – ди Лилия Миңнуллина.
Өлкәннәрчә фикер йөртәләр
Яшь инспекторлар яшьтәшләрен юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтеп кенә калмыйлар, “Имин тәгәрмәч” конкурсының район этапларында һәм башка бәйгеләрдә үз мәктәпләренең данын яклыйлар. Укучылар көндәлек гамәлләре белән юлдагы иминлекнең үз кулларында булуын исбатлыйлар. Алар юл хәрәкәте кагыйдәләре турында олыларча фикер йөртәләр.
– Юл хәрәкәте кагыйдәләре һәркем өенә исән-сау кайтып җитсен өчен кирәк, – ди өченче сыйныф укучысы Дамир Миңнеәхмәтов. – Мин энемне дә гел кисәтеп торам: юлга чыга башласа, шунда ук туктатып, уңга һәм сулга карарга кирәклеген аңлатам.
– Мин юл аша һәрвакыт “зебра”дан һәм яшел утка гына чыгам, ә автомобильгә утыргач, һичшиксез, иминлек каешын эләктерәм, – ди өченче сыйныф укучысы Айлин Хәйруллина.
Юлларда имин йөрергә өйрәтү, иң беренче чиратта, гаиләдә башлана – әгәр ата-аналар кагыйдәләрне үтәсә, балалар да алар кебек эшли.
– Безнең гаилә юлда йөрү кагыйдәләрен үти. Ул кагыйдәләр кешеләргә имин булыр өчен һәм үз-үзеңне контрольдә тоту өчен кирәк, – дигән фикердә тора өченче сыйныф укучысы Искәндәр Нуруллин.
Теориядән – тәҗрибәгә
Яшь инспекторлар башлангыч сыйныф укучылары өчен ел фасылларына бәйле чаралар да үткәрәләр. Мәсәлән, кыш көне “Юл хәрәкәте кагыйдәләре дөньясында” дип исемләнгән мавыктыргыч викторина булган, аның барышында балалар юл билгеләренең исемнәрен атаганнар, автомобиль юллары турындагы сорауларга җаваплар эзләгәннәр, шулай ук бозлавык вакытында юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгытканнар.
– Мондый чараларның максаты – укучыларда юлларда үз-үзләрен имин тоту буенча тотрыклы күнекмәләр формалаштыру һәм балаларның юлларда имгәнүен булдырмау, – ди отряд җитәкчесе Лилия Миңнуллина.
Профилактика эше башлангыч сыйныфлар белән генә чикләнми. “Игътибар – балалар!” акциясе кысаларында урта сыйныфлар өчен “Юлдагы иминлек: кагыйдәләр, җаваплылык, сайлау” темасына сыйныф сәгате узган.
– Безнең максат – үсмерләрдә җаваплы караш формалаштыру, – ди мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гүзәл Җиһангәрәева. – Дәресләрдә хәвефле хәлләрне анализлыйбыз: туктап торган машина күрү мөмкинлеген чикләгәндә нишләргә кирәклеген өйрәтәбез. Иминлек – ятланган берничә кагыйдә генә түгел, ул һәрберебезнең көн дә кылына торган аңлы гамәлләре.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән очрашу
Кызылъяр мәктәбе өчен юлларда иминлек мәсьәләсе аеруча мөһим, чөнки авыл яныннан зур транспорт агымы булган Баулы – Октябрьский автоюлы уза. Шуңа күрә Баулы районы Дәүләт автоинспекциясе вәкилләре белән даими очрашулар оештырыла. Алар район һәм республикадагы юл-транспорт һәлакәтләре статистикасын мисал итеп китерә, җәяүлеләр аеруча күп ясый торган хаталарны аңлата һәм трасса янында уйнауның куркыныч булуын искәртә. Шулай ук электр самокатларына, гироскутерларга кагылышлы кагыйдәләр аңлатыла, социаль видеороликлар күрсәтелә. Укучыларны файдалы мәгълүмати ресурслар – юидроссии.рф һәм Татарстанның sakla.ru порталлары – белән таныштыралар.
Өлкәннәр җаваплылыгы
Балаларның юллардагы иминлеге мәсьәләсе ата-аналар җыелышларында да тикшерелә. Россия эчке эшләр министрлыгының Баулы районы Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Илдар Мансуров ата-аналар алдында ясаган чыгышында балаларның юлларда имгәнүен булдырмау чаралары турында сөйләгән. Җәяүлеләр иминлеге, юл аша чыгу кагыйдәләре, яктылык чагылдыра торган элементлар куллану һәм балаларның трасса янында үз-үзләрен тотышы аеруча игътибар үзәгендә булган. Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе өлкәннәрнең җаваплылыгын ассызыклаган: нәкъ менә алар балада дөрес гадәтләр формалаштыра. Мәктәптә үткәрелгән лекцияләр әти-әнинең шәхси үрнәген алыштыра алмый. Әгәр олы кеше, бала белән юл аша тиешсез урыннан чыкса, бу гамәл педагогларның бөтен эшен сызып ташлый.
ФОТО: КЫЗЫЛЪЯР МӘКТӘБЕ АРХИВЫ
Нет комментариев