Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда эшләми торган көннәрдә барлык вакцинация пунктлары да ачык булачак

20 октябрьдә РФ Президенты Владимир Путин указы белән яңа коронавирус инфекциясенең алга таба таралуына юл куймау максатыннан Россия күләмендә 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәрге чор хезмәт хакын саклаган хәлдә эшләми торган көннәр дип игълан ителде.

Татарстанның сәүдә үзәкләре, фитнес-клублары һәм банкларындагы коронавируска каршы вакцинация пунктлары ял көннәре дип игълан ителгән 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәрге чорда да эшләвен дәвам итәчәк. ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Барлык вакцинация пунктлары да гадәти эш атнасы режимындагы кебек үк эшләячәк», - дип искәртте спикер.

Республикадагы барлык медицина оешмалары да эшләвен дәвам итәчәк.

20 октябрьдә РФ Президенты Владимир Путин указы белән яңа коронавирус инфекциясенең алга таба таралуына юл куймау максатыннан Россия күләмендә 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәрге чор хезмәт хакын саклаган хәлдә эшләми торган көннәр дип игълан ителде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә, Коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб белән берлектә республикада эшләми торган көннәр, күпчелек төбәкләрдәге кебек үк, 31 октябрьдә башланып 7 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Фото: pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/health/22-10-2021/tatarstanda-eshl-mi-torgan-k-nn-rd-barlyk-vaktsinatsiya-punktlary-da-achyk-bulachak-5841646

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев