Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда 2022 елда балалар бакчасы өчен түләүнең уртача бәясе билгеле булды

Айлык түләү суммасына мәктәпкәчә оешманың көненә ничә сәгать эшләве, баланың яше һәм төркемдәге балалар саны йогынты ясый.

Татарстанның Министрлар Кабинеты киләсе елга балалар бакчалары өчен түләүнең уртача күләмен билгеләде.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карар хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

«2022 елда Татарстан Республикасында мәктәпкәчә белем бирү программасын башкара торган дәүләт һәм муниципаль белем бирү оешмаларында балаларны караган һәм тәрбияләгән өчен әти-әниләрдән (законлы вәкилләрдән) алына торган уртача түләүне расларга», — диелә документта.

Айлык түләүгә мәктәпкәчә оешманың көненә ничә сәгать эшләве, баланың яше һәм төркемдәге балалар саны йогынты ясый. Мәсәлән, өч яшькә кадәрге сабый өч һәм аннан күбрәк бала булган төркемдә алты сәгатькә калса, әти-әниләр айга уртача 588 сум түләячәк, өч яшьтән өлкәнрәк бала өчен түләү күләме 544 сум. 

Фото: /pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/society/23-09-2021/tatarstanda-2022-elda-balalar-bakchasy-chen-t-l-ne-urtacha-b-yase-bilgele-buldy-5838872

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X