#ТәмлеБаулы: күкәй күмәче
Җәмгыять

#ТәмлеБаулы: күкәй күмәче

Татар халкы борынгы заманнардан ук аш-суга оста. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвеше, яшәешенә дә бәйле. Элек һәр гаиләдә мич тутырып казан, таба ашлары пешкән. Әлеге ризыкларны бүгенге көн хуҗабикәләре дә яратып әзерли. Алар арасында кыстыбый, тәбикмәк, итле бәлеш, өчпочмак, балан яки башка төрле җимешләрдән пироглар, гөбәдия, чәкчәк, бавырсак, кош теле, талкыш кәләвә, күзикмәк, коймак, күкәй күмәче кебек камыр ризыклары киң таралган. #ТәмлеБаулы проектының икенче чыгарылышында Татар Томбарлысы авылында яшәүче Эльвира Әхмәтҗанова йомыркадан күмәч пешереп күрсәтте.

Татар милли аш-суы камыр ризыклары төрлелеге белән аерылып тора. Безнең халык әче камырны да, төче камырны да үз итеп, аларны төрләндереп, йөзләгән төрле ризык әзерләү сәләтенә ия. Уңган хуҗабикәләр тәҗрибәсе белән телдән-телгә, табыннардан табыннарга күчеп йөргән борынгы ризыклар да безнең көннәргә килеп җиткән. Алар арасында күкәй күмәчен балалар да, өлкәннәр дә яратып ашый. Аны әзерләүне хуҗабикәләрнең осталыгына гына түгел, ә үзләре әйтмешли, кул астында ни булуына карап та үзгәртергә мөмкин.

– Без бүген онытыла барган татар халык ашларының берсе – күкәй күмәче пешерәбез, – дип алъяпкычын тиз генә киеп алды Эльвира Әхмәтҗанова. –  Аны без кечкенә вакытта әниләр, әбиләр олы табада күп итеп пешерәләр иде. Бик тәмле була иде. Күкәй күмәче – гади, шул ук вакытта бик туклыклы.

Мондый күмәчләрне пешерү өчен “кул астында” булган гади әйберләр дә җитә икән. Эш йомыркадан башланды.

– Моның өчен без дүрт йомырка алабыз, шуңа калак очы белән генә тоз салабыз, нык кына туглыйбыз. Күбекләнгәнче туглыйбыз, – ди хуҗабикә, савыттагы йомыркаларны тиз-тиз болгатып. – Өйдә ипи булмаганда, кеше килгәндә тиз генә пешереп куяр өчен күкәй күмәче – иң тәмлесе. Онны алдан иләп куйсам да, тимер иләктән тагын бер тапкыр иләп салам, чөнки он иләгәнне ярата. Камыр йомшак булырга тиеш, кайбер кеше бераз сода сала, ә мин разлыхлитель (көпшәкләндергеч) салам. Камыр куера башлагач, без аны кашык белән болгата башлыйбыз, агач кашык әбиләр заманыннан калган. Агач кашык белән ашаганда аш та тәмлерәк була. Мин үзем агач кашыкны яратам. Камыр куергач, тактага төшерәбез, кул белән бераз әвәләп, ял иттерергә куябыз.

Ял иткән камырны тактада килеш сак кына уклау белән бер сантиметр калынлыгында җәяргә кирәк. Камыр кулга яки тактага ябышкан очракта, бераз он өстәргә мөмкин.

– Димәк, кабатлап әйтәм, бер табада 7-8 кечкенә күмәч әзерләү өчен дүрт йомырка, тоз, дүрт чәй калагы сыек май, көпшәкләндергеч, кирәгенчә он салабыз, – ди Эльвира ханым. – Җәйгән камырны мин махсус түгәрәк формалы кискеч белән кисәм. Шуны да әйтергә кирәк: күмәчләрне уклау кулланмыйча, кул бармаклары белән баскалап кына да җәяргә мөмкин. Хәтеремдә, әбиләр, әниләр шулай гына итә иде. Әзер күмәчләрне майлаган табада 180-200 градуслы электр мичендә яки газ духовкасында 20-25 минут пешерәбез.


Нет комментариев