Файдалы киңәшләр
Киңәш

Файдалы киңәшләр

Баулы хуҗабикәләренә аш-су әзерләгәндә куллана торган киңәшләр

Иткә тозны кыздыра башлар алдыннан гына сибәләр.

Әгәр сез балык яки итне гарнир белән аерым ризык итеп әзерлисез икән, аларга тозны пешеп чыгар алдыннан гына салалар.

Балыкны кыздырырга 10–15 минут кала тоз сибеп, сеңдерәләр. Шул рәвешле әзерләнгән балык таралып тормый.

Бавырны тозламыйча гына кыздыралар, тозлаганда ул каты була.

Тозлы кәбестәдән щи пешергәндә тозны кәбестә пешеп чыккач кына салалар. Шулай эшләмәгәндә аш тозлы булырга мөмкин.

Яшелчәләрне, аш чөгендере һәм яшел борчактан тыш, тозлы суда пешерәләр: 1 литр суга 10 грамм тоз.

Фарш өчен әзерләнгән кәбестәгә тоз салмыйлар.

Борчак һәм фасольгә тозны алар пешеп йомшаргач кына салалар.

Кабыгы әрчелгән бәрәңгегә тозны суы кайнап чыккач, ә «мундирлы» бәрәңгегә пешерә башлаганда салалар.

Бәрәңгене кыздырганда тозны кыздыра башлаганда ук салалар, шулай иткәндә ул тәмле була.

Салатларга тозны аларны өстәлгә куяр алдыннан гына сибәләр. Алдан тоз сипсәң, яшелчәләр сут бүлеп чыгара, нәтиҗәдә витаминнары кимияргә мөмкин, салатның төсе дә үзгәрә.


Күпме тоз кирәк?


1 килограмм ит яки балык фаршына — 2 аш кашыгы; 1 килограмм ярмага (суда пешерелгән боткага) — 2 чәй кашыгы. Әгәр ботка сөттә пешерелсә, тозны ике тапкыр азрак салалар. Төче камырга — 1 килограмм онга 1 чәй кашыгы тоз салына.

 

Фото Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән


Нет комментариев