Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Илкүләм халык санын алуда 14 миллион кеше катнашкан

ер атна элек башланган Илкүләм халык санын алуда 14 миллион кеше катнашкан, шуларның 11 миллоны анкетаны онлайн рәвештә тутырган. Бу хакта Мурманск шәһәрендә узган брифингта Росстат башлыгы урынбасары Павел Смелов хәбәр иткән.

“Җанисәптә дәүләт хезмәтләре аша катшучы иң актив төбәкләр – Тула өлкәсе (барлык катнашучыларның 15 проценттан артыгы), Мордовия, Сахалин өлкәсе, Ямал-Ненец автоном округы һәм Санкт-Петербург шәһәрләре (10 проценттан артык)”, – дигән Смелов.

Росстат идарәсендә онлайн-җанисәпне корнавирус котырган чорда кулланылган иң үтемле ысул дип атыйлар. Халык санын алучы кешеләрнең барысы да шәхси саклык чаралары белән тәэмин ителгән, даими рәвештә ковидка тест тапшырып торалар, дип ышандыра белгечләр.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев