Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гомерем хезмәт белән узды

Баулыда яшәүче Зәйтүнә Шаһи кызы Ибраһимова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды.

Безне Зәйтүнә әби ялгызы гына каршы алды. Килеп керү белән безгә матур теләкләрен яудыра башлады. Тыйнак кына яшәп яткан әбинең кеше белән аралашасы, сөйләшәсе килгәне әллә кайдан күренеп тора иде. Ак яулыклы, медальләр белән бизәлгән кофтасын киеп куйган әбинең йөзеннән нур бөркелде. Ул тормышына зарланмый, булганына шөкер итеп гомер үренә атлый.

Зәйтүнә Шаһи кызы Салих авылында дүрт балалы гаиләдә туып-үсә. Бәләкәй чагыннан ук төрле эшләр башкарырга туры килә аңа. Иптәш кызы белән фермада кул белән сыер сава, үгез җигеп җир сөрә, бозаулар карый.

– Яланаяк ит комбинатына мал куа идек, – ди Зәйтүнә әби. – Без күргәннәрне сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел.

Зәйтүнә әби тормыш иптәше Хәбибрахман белән 22 ел гына яшәп калалар. Ул тормыш иптәшен, ике кызын калдырып бакыйлыкка китә. Бүген исә Зәйтүнә әбинең күңел юанычлары – ике кызы, дүрт оныгы, дүрт оныкчыгы бар.

40 еллык хезмәт стажы булган тыл ветераны Зәйтүнә әби озак еллар хуҗалыкара төзелеш оешмасында эшләп, лаеклы ялга чыга.

Юбилярны котларга Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Хөснуллина килде. Ул Зәйтүнә апага президентыбыз Владимир Путинның котлау хатын, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Айгөл Хөсәенова

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев