Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыда чирләүчеләр саны арта

Районда коронавирус белән авыручы тагын бер кеше һәм аның белән элемтәдә булган өч зат ачыкланган. Бер авыруны дәваланырга Казанга алып киткәннәр. Пандемия башланганнан бирле, безнең районда коронавирус белән авыруның барлыгы 131 очрагы теркәлгән.

Татарстан Роспотребнадзор идарәсенең Баулы районы территориаль идарәсе баш белгеч-эксперты Галина Алатырева сүзләренә караганда, узган атнада – 81 кешегә, соңгы көннәрдә 79 баулылыга пневмония диагнозы куелган. Аларның барысы да – өлкәннәр.

Баулы район үзәк хастаханәсе баш табибының халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Ринат Шәфыйков мәгълүматы буенча, Баулыда вакытлыча ачылган инфекция госпиталь яңадан киңәйтелгән – хәзер анда 75 урын исәпләнә. Хәзерге вакытта госпитальдә 80 пациент бар. Тагын 126 кеше өйләрендә дәвалана. Шулай ук спикер хәбәр иткәнчә, бер атна эчендә пневмониядән биш баулылы вафат булган.

Фото:  pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев