Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

2022 елда Россиянең өч төбәгендә электрон паспортлар барлыкка киләчәк

Цифрлы үсеш министры сүзләренчә, документ ике төрдә: чиплы смарт-карта белән, шулай ук телефондагы QR-кодлы кушымтада билгеләнәчәк.

Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев Россиянең өч төбәгендә электрон паспортлар кертү турында әйтте, дип хәбәр итә РИА Новости.

Цифрлы үсеш министры сүзләренчә, документ ике төрдә: чиплы смарт-карта итеп, шулай ук телефондагы QR-кодлы кушымтада - аны аерым очракларда, әйтик, алкоголь сатып алганда кулланырга мөмкин, тәкъдим ителәчәк.

«Мин киләсе ел ахырына кадәр өч субъектта үзара бәйле ике төрдәге яңа паспортны бирә алырбыз дип өметләнәм», - дип белдерде Шадаев киңәшмәдә.

Элегрәк Эчке эшләр министрлыгында Россия территориясендә электрон паспортлар кертүгә әзерлек турында белдергәннәр иде. Ведомствода бу мәсьәлә буенча башкаручы ролендә булулары, әмма документның ничек әзерләнәчәген инде белүләре хакында искәрттеләр.

Фото: /pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/society/18-10-2021/2022-elda-rossiyane-ch-t-b-gend-elektron-pasportlar-barlykka-kil-ch-k-5841333

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев