Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Шигърият сөючеләрне “Җәлил укуларында” катнашырга чакыралар

Баулылар «Җәлил укулары» халыкара әдәби конкурсының район этабында катнаша ала. Яшь һәм тел буенча чикләүләре юк.

Бәйгедә Муса Җәлилнең рус, татар яки башка телдәге шигырен, яки сугыш турындагы үз шигыреңне сәнгатьле укып, яисә шагыйрьнең әсәрләрен башка телгә тәрҗемә итеп катнашырга мөмкин. Моннан тыш, фронтовик якташларыбызның шигырьләрен яки прозасын да укырга була.

Район туры онлайн-форматта узачак. Анда катнашу өчен 8 ноябрьгә кадәр fziarova@mail.ru электрон адресына яки 89179130395 номерына вотсап аша чыгышның видеоязмасын җибәрергә кирәк. Иң яхшы эшләр конкурсның зона турына юлланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев